кода туган конен белэн котлау
Кода туган конен белэн котлау
Син кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез!
Ходай Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
18 яшь тулган көн белән котлаулар.
Сине Ай янындагы Зөһрә йолдыз сыман балкып торган 18 яшең белән котлыйбыз!
Кызарып баеган кояшның балкуы, йолдызларның сихри җемелдәве матур, әмма кеше гомеренең яшьлек таңына ни җитә! Мин сиңа тормыш юлында көч түкмичә җиңел бирелә торган бәхет теләмим. Юлың катлаулы да, сикәлтәле дә булсын, алай яшәве мәгънәлерәк, рәхәтрәк. Син, шуңардан тәм, ләззәт табып алга омтыл. Мәхәббәтең су өстендәге ак төнбоектай чәчкә атсын, бәхетеңнең якты бизәкләре күңелеңә энҗемәрҗән булып ятсын, сөяргә-сөелергә Ходай насыйп итсен, хыялларың тормышка ашсын!
Бүген сиңа 18 яшь. Балигъ булып, тормышның ыгы-зыгылы, аклы-каралы, шатлыклы һәм бер үк вакытта мәшәкатьле дә юлына чыгып бастың. Аның һәр мизгеле җаваплы да, рәхәт тә, авыр да, күңелле дә.
Шушы шатлыклы, куанычлы көнеңдә сиңа язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телим!
Әтиләрне туган көннәре белән котлау.
Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!
Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әти, син балалабызга да ягымлы дәү әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!
Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Гөлфия Шәвәлиева Кода кодагыйларым
Туган конен белэн кода
Туган конен белэн Красивые поздравления с днем рождения
Лилия Хамитова Кода кодагыи
Анвар Нургалиев Туган кен
Гульфия Шавалиева Бэхетле бул балакаем 2020
Гульфия Шавалиева Туган конен белэн
Туган конен белэн Яна жырлар һәм котлаулар
Котлы булсын туган көнең
Туган көнегез белән
ГУЛЬФИЯ ШАВАЛЕИВА АБЫЕМА
Татарские поздравления татарча котлаулар
Кадрелем Туган конен белэн
Халида Бигичева Туган көн
Туган Көн белән группа Атлаш
Туган көнең белән Гульфия
ГУЛЬФИЯ ШАВАЛИЕВА КОДА КОДАГЫЙЛАРЫМ
Тыуған көн Динис Арыҫланов
Туган конен белэн Кодагый
Ленур Иксанов Backstage клипа Брат туган көнең белән
Лилия Хамитова Кода кодагыи
Фәрит Галиев Туган көн белән братан
Чулпан Муртазина Синен туган конен
Туган конен белен Ильдар абый
Сентябрь аенда туган дусларыбызны Филүс Шәңгәрәев котлый Туган көнең белән Искиткеч матур жыр
Туган көнең белән Наилә
Котлы булсын туган көнең
ДР Раифа Кара карлыган кучерэбез
Туган кон белэн С днем рождения
ГУЛЬФИЯ ШАВАЛИЕВА ТУГАННАРГА ИЗГЕ ТЕЛЭКЛЭР
Рамазан туган көнең белән
Туган конен белэн Бабай
туган кон 25 05 2013
Юбилей Илишевский район
Минем өчен туган матурым син
АЛСУ АПА ТУГАН КӨНЕГЕЗ БЕЛӘН БЕЗ СЕЗНЕ ЯРАТАБЫЗ
Әни Ихлас күңелдән сине Туган Көнең белән котлыйбыз 720p
Туган көн Tatar Version
Данир Сабиров Туган кон ʖ 7 СЕЗОН
Здесь Вы можете прослушать и скачать песни по запросу Туган Конен Белэн Кода в высоком качестве. Для того чтобы прослушать песню нажмите на кнопку «Слушать», если Вы хотите скачать песню или посмотреть клип нажмите на кнопку «Скачать» и Вы попадете на страницу с возможностью скачать песню, прослушать ее и посмотреть клип. Рекомендуем прослушать первую композицию Гөлфия Шәвәлиева Кода кодагыйларым длительностью 3 мин и 23 сек, размер файла 4.45 MB.
Туган Конен Белэн Кода
На День Вы Станете Ребёнком
515 Eparty 2021 Offcial Music Audio
Swerve City Lights
둘째이모 김다비 X Itzy 있지 얼음깨 Break Ice
Ozuna Ft Anonimus Juhn El All Star Justin Quiles Y Juanka El Problematik Aprovecha Remix
Sog Inadi Dil Remix
More Than A Woman Ituana
With Every Heartbeat Acoustic Kleerup
Simion Târșu De Ascultare
Чимирилип Бийлениз Той Ыры 2019
Snøw Sunset Sunrise
Салохиддин Домла Аёл Хакида
Coach Speech Джон Дебни
Где То Летом Кавер
Nicolae Paliț Mandra Mea Din Cetireni Tel 37369255059
Туган көненә иң матур котлау текстлары
Кадерле кешегезнең, туганыгызның, күршегезнең һәм хезмәттәшегезнең туган көненә иң матур котлау текстлары бары тик Сезнең өчен, хөрмәтле укучыларыбыз.
Хезмәттәшебезнең юбилее
Эшне җиренә җиткереп эшләве, үз-үзенә дә, башкаларга да таләпчәнлеге, төгәллеге, пөхтәлеге белән аерылып торды, берничә тапкыр районда үз һөнәре остасы булды, республикадагы хезмәттәшләре арасында да аның һөнәри осталыгы югары бәяләнде. Бик тә оптимист рухлы, шат күңелле, җор телле _______ апа коллективта зур хөрмәт казанды. Аның фикеренә, сүзенә, киңәшенә ничектер барысы да колак сала иде.
Хөрмәтле ______ апа! Сезне күркәм бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы, күңел көрлеге белән яшәргә язсын, бәхетле, матур картлыгыгыз дәвамлы булсын дибез. Сезгә хәерле гомер, кайгы-хәсрәтсез матур көннәр телибез.
Ихтирам белән, ________________леләр.
* * *
Хезмәттәшебез 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Сезне олуг юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Балтач районында иң беренчеләрдән булып үз эшен башлап җибәреп, бүгенге көндә дә батыр йөрәкле ханым Сез! Районның төрле авылларында безгә эш урыннары булдырганыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә! Киләчәктә дә пар канатыгыз белән берлектә матур, шатлыклы көннәр, балаларыгызның игелеген күреп, яраткан оныкларыгызның шатлыкларына сөенеп, туганнар җылысын тоеп, хәерле, бәрәкәтле гомер кичерергә язсын.
Тулы тормыш белән яшисез Сез,
Нәтиҗәсе мәгълүм һәркемгә.
Бәхет белән саулык-сәламәтлек,
Ходай бирсен Сезгә һәр көндә.
* * *
Хөрмәтле _________________! Сезне олуг юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз. Озын гомер, ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, бары бәхет-шатлыкларга гына тулы көннәр телибез. Алдагы тормышыгызда да муллыкта, тигезлектә яшәргә язсын Сезгә. Эшегездә яңадан-яңа уңышлар насыйп булып, тормыш иптәшегез белән тигезлектә, балаларыгызның игелеген күреп яшәгез.
Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын!
Иң изге теләкләр белән _______________ ширкәте коллективы.
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, Әнкәй, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы-хәсрәт күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
* * *
Сөекле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, хәерле озын гомерләр, ак бәхетләр телибез. Мул, имин тормышта әтиебез белән тигезлектә, балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңа куанып яшәргә язсын. Тормыш юлларыңда ике балаңа да, әтиебезгә дә ныклы таяныч булдың. Син булганга гына иңнәребездәге авырлыкны тоймадык. Һәрчак балаларың дип яшәдең. Рәхмәт, әни, бик зур рәхмәт сиңа!
Иң изге теләкләр белән әтиебез, улың-киленең, кызың-киявең, оныкларың, кода-кодагыйларың.
Кадерле әниебез, әбиебез, сине ихлас күңелдән 75 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз.
Сиңа щатлыкларның иң олысын, сәламәтлекнең иң ныгын, гомернең озынын телибез. Туар таңнарың өметле, көннәрең тыныч, гомер юлың кояш кебек якты булсын. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, кайгы җилләренә юлыкмыйча гомер итәргә язсын.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың.
* * *
Сөекле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Хәерле, озын гомерләр, алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Балалар һәм оныкларың бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Амин!
Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, Әнкәй, синең өчен,
Нинди изгелекләр кылсак та.
Рәхмәт сиңа, барсы-барсы өчен,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын,
Картлыгыңның якты язында!
* * *
Кадерле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез.
Без бәхетле, әнкәй, син булганга,
Балам, диеп озелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп, баш иябез сиңа,
Бүген 70 яшең тулганда.
Әтиебезгә 65 яшь
Сабыр, изге күңелле, безнең өчен бик кадерле булган әтиебез! Сине матур бәйрәмең – юбилеең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы, әни белән якыннарыңның җылысын тоеп, куанычлы, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Гел шулай елмаеп безне сөендереп яшә!
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганга гына,
Табып була олы бәхетне.
Тормыш киңлекләрен иңләгәндә, хыял канатларын талдырмый, куйган максатларына ирешеп яшәүче ирләрдә ил таяныр көч була. Безнең өчен бик кадерле булган әтиебез дә нәкъ шундый ирләрнең берсе. 45 ел хезмәт куйдың. Шуңа да бүген “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен лаек йөртәсең. Авыл халкына кылган игелекләрең өчен авылдашларыбыз, туганнарыбыз сине хөрмәт итә. Гаилә җанлы, әниебезнең, балаларыңның, оныкларыңның ныклы терәге, таянычы, кешелекле, ярдәмчел, игътибарлы булганың өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Син безнең ышаныч та, саклаучыбыз да, яклаучыбыз да.
Әтиебез! Сине гомер үрләрен яулый-яулый шушы баскычка килеп җиткән матур юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәрдә дә әниебез белән иңне-иңгә куеп, парлашып, бер-беребезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, сау-сәламәт, бәхетле булып яшәргә насыйп булсын.
Гомерләрең озын булсын әти,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә,
Син – иң изге һәм иң кадерле.
Сине яратып һәм хөрмәт итеп, әниебез, балаларың
Кадерле әтиебез! Туган көнең белән котлап Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы, бәрәкәтле гомер телибез. Алдагы тормышыңда әниебез белән тигезлектә, исән-сау гомер итүегезне теләп калабыз. Безгә – балаларыңа олы терәк, оныкларыңа кадерле бабай булып бергә-бергә яшәргә язсын. Һәрвакыт шундый олы йөрәкле, ярдәмчел, киң күңелле булып кал.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай,
Гомер кичсәк иде бергәләп.
* * *
Сабыр, изге күңелле, безнең өчен бик кадерле булган әтиебез! Сине матур бәйрәмең – юбилеең белән чын йөрәктән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы, әни белән якыннарыңның җылысын тоеп, куанычлы, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез. Син безнең ныклы таянычыбыз, ышанычлы терәгебез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын.
Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә!
Ходай Сиңа озын гомер,
Гомерлек шатлык бирсен!
Кайгы-хәсрәтсез тормыш,
Бәхетле картлык килсен!
Яшик әле, әти, бергәләшеп,
Тормыш җитеш, дөнья түгәрәк.
Әти сүзе, әти киңәшләре,
Безгә әле һаман бик кирәк.
Туганыбыз гаиләсе өчен бу көннәрдә өчләтә бәйрәм.
Апабызга 55 яшь тулса, күптән түгел җизнәбез НУРИСЛАМның 60 яшьлек юбилее иде. Гаилә коруларына исә 35 ел. Без аларны шушы матур бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз! Алар безгә генә түгел, барлык туганнарга да һәрчак ярдәмчел, ачык йөзле, кешелекле, кунакчыл булдылар. Гомер буе якыннарын да, читләрне дә сокландырып яшәделәр.
Апа-җизни! Матур бәйрәмнәрегез уңаеннан сезгә йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләребезне җиткерәбез: сәламәт булыгыз, тигезлек белән, балалар, оныклар бәхетенә куанып яшәгез! Алдагы гомерләрегез дә үткәне кебек бәрәкәтле, мул, имин булсын! Гел шулай кешеләргә кирәкле, якыннарыгызга кадерле булып калыгыз!
Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелегез.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерегез.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Апам искиткеч тырыш, булдыклы, кызыксынучан, вакытлы мәтбугат материаллары белән даими танышып бара, файдалы мәгълүматларны һәрдаим безгә дә җиткерә, мөмкинлегеннән чыгып сәламәт яшәү рәвешен алып барырга тырыша, ашамлыкларның экологик яктан чиста булуына да зур әһәмият бирә, авырганда халык медицинасы чараларын куллануны кулай күрә. Апамның яшь вакытта крючок белән бәйләгән челтәрләрен, аның чиккән өстәл япмаларын без бүгенге көндә дә кадерләп саклыйбыз, апам пешергән тәмле ашларны, камыр ризыкларын-аеруча коймакларын яратып ашыйбыз. Безне җылы бияләй-носкилар белән дә Галия апам тәэмин итеп торды, болардан тыш мамык шәлләр, кофталар да бәйләде, бер сүз белән әйткәндә: яшь чагында нинди эшкә тотынса да шуңа кулы ябышып тора иде.
Апам һәр эшне төгәллек, зур җаваплылык тоеп башкара, теге яки бу ситуацияне алдан күрә белә һәм бездән дә шуны таләп итә. Шундый апам булу белән мин чын күңелдән горурланам.
Кадерле апам! Без сине олы юбилеең белән котлыйбыз, сиңа исәнлек, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез!
Авырлыклар артта калган булсын,
Бәхет көтсен иде картлыкта!
Бәрәкәтле имин тормышларда
Яшә әле, яшә шатлыкта!
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Син булганда өебез нур чәчә!
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Яшә әле, яшә йөзгәчә!
Сине яратып, хөрмәт итеп барлык туганнар исеменнән сеңлең
Изге күңелле, искиткеч сабыр, олы йөрәкле апам! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш, бәхет телибез.
Синдәгедәй олы йөрәк, изге күңел
Бик сирәктер, әгәр булса да!
Башкаларны уйлап яшисең син,
Инде 50 яшең тулса да.
Иртән иртүк, “Хәлең ничек?” диеп,
Син сорыйсың, апам, иң элек.
Тормыштан тәм табып яшисең син,
Һәр көн саен кылып изгелек.
Әти-әни, туганнарга гына түгел,
Чит-ятны да читләп үтмисең.
Барысына булышасың теләп,
Үзең берни өмет итмисең.
Башкаларга кылган изгелегең
Меңе белән кайтсын үзеңә.
Кайгы күрмә, матур гомер кичер,
Куанып кер гомер көзеңә!
Нинди генә теләк теләсәк тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Исән-сау, озак яшә әле –
Без һәммәбез шушы теләктә.
Әниебезгә 55 яшь
Кадерле әниебез! Сине ихлас күңелебездән ике “бишле”лек юбилеең белән тәбрик итәбез! Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, шатлык-куанычлар тулы мул тормыш телибез. Безгә һәрьяктан сокланырлык үрнәк булуыңа, кылган изгелекләреңә мең-мең рәхмәт, әни! Алга таба да әтиебез белән тигезлектә, һәммәбезгә олы терәк, оныкларыгызга кадерле әби-бабай булып яшәргә язсын!
Рәхмәт, әни, сиңа барысы өчен,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында!
* * *
Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхет, шатлык телибез.
Көн дә иртән хәлне белә, ул – Әни,
Көн дә кичен хәл сораша, ул – Әни,
Авыр чакта хәлгә керә, ул – Әни,
Тик бер йөрәк барысын сизә, ул – Әни!
Борчу күрмә, игелек күр һәрвакыт,
Тыныч торсын йөрәккәең көнозын.
Тоеп яшә дөнья матурлыгын,
Якыннарың күңел җылысын.
Тормыш иптәшемнең 50 яшьлек юбилее.
Тормыш киңлекләрен иңләгәндә пар канатым булып, борчу-мәшәкатьләремне, шатлыкларымны бүлешеп яшәүче, минем өчен назлы хатын, балаларыбыз өчен кайгыртучан әни булган кадерлебезне бәйрәме белән котлыйбыз!
Сөеклебез! Сәламәтлегең ныклы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Сөеп-сөелеп, һәр мизгелгә куанып, имин һәм мул тормышта яшә. Тәкъдирләрдә язган бәхетебез озын гомерле, гаиләбез имин, сәламәтлегебез ныклы булсын. Тигез тормышта, игелекле гомер кичереп, бер-беребезгә терәк булып, гаиләбезнең учагын сүндермичә, гомер көзләрен дә, кышларын да бергә каршылыйк.
Канатларны парлап каксаң гына,
Кыя тауга менү җиңел ул.
Минем өчен гомер буе шулай,
Сөеп туймас назлы ярым бул.
Шуңа да шул рәхмәт әйтеп яшим,
Язмышыма сине биргәнгә.
Насыйп итсен Ходай бергәлекне,
Гомер көзләренә кергәндә.
Ходай безне кавыштырган чакта,
Бүләк иткән бәхет алмасын.
Икебезгә тигез итеп бүлик,
Үкенечле гомер калмасын.
* * *
Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Син бик кешелекле, мәрхәмәтле, олы җанлы, эшчән. Син безнең ныклы таянычыбыз, ышанычлы терәгебез. Барысы өчен рәхмәт сиңа! Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, тынычлыкта, гаилә җылысын тоеп, балаларыбызның игелеген күреп, бәхеткә, шатлыкларга төренеп озак яшәвеңне телибез.
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, әбиең.
Балтач бистәсендә яшәүче кадерле әниебез, әбиебез _________________ __________ көнне 90 яшь тула.
Җир йөзендә иң кадерле кешебезне олуг юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Әниебезгә саулык-сәламәтлек, бәрәкәт, җан тынычлыгын югалтмыйча, безне – балаларыңны сөендереп яшәвеңне телибез. Синең укыган догаларың әле безне бик күп еллар сакласыннар, якласыннар.
Синең алдыңда баш иеп, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың, туганнарың.
Иң матур туган көн котлаулары
Якыннарыгыз, туганнарыгыз, хезмәттәшләрегез, күршеләрегезнең туган көннәре белән котлау өчен иң матур татарча котлау текстлары.
Кадерле әниебезнең 70 яшьлек юбилее.
Әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, нык тазалык, муллык, җан тынычлыгы телибез. Бер-беребезгә терәк булып, озын-озак еллар яшәргә насыйп булсын.
Җирдә кояш нуры балкыгандай
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Иң изге теләкләр белән сине яратып әтиебез, балаларың, киленнәрең, оныкларың.
* * *
Кадерле туганыбыз туган көне.
Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме – хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Кадерлебез, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, тигезлек, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, балаларыңның игелекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Гомер юлың пар канатлы үтсен,
Өстәлеңдә сыйлар мулдан булсын.
Тормыштагы кылган изгелегең,
Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.
Бездән теләк һәрчак якты сиңа,
Шатлык кына, гел изге.
Туганнарың белән гөр килешеп,
Сау-сәламәт яшә гомереңне.
Изге теләкләр белән әти-әниең, якыннарың гаиләләре.
* * *
Хөрмәтле Хезмәттәшебез!
Сезне олы бәйрәмегез – 50 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Хөрмәт белән хезмәттәшләрең коллективы.
* * *
Кадерле, сөекле әниебез 85 яшьлек юбилее.
Әниебез, сине олы бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, озак гомер итәргә язсын. Гомер буе без – балаларың дип яшәдең, бик зур рәхмәт сиңа, Әни.
Юбилеең, Әни, котлы булсын,
Телибез бәхет кенә.
Сөендерсең һәрбер көнең,
Шатлыклар килеп кенә.
Озын гомер бирсен сиңа Ходай,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың,
Китерсен бары яхшылык.
Сине яратып балаларың, кияүләрең, киленең, оныкларың, оныкчыкларың, кода-кодагыең.
* * *
Кадерлебез үзенең сиксәненче язын каршылый.
Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Әни белән тигезлектә, сау-сәламәт булып, балалар-оныклар куанычын күреп, килен-кияүләр, кода-кодагыйларыңның ихтирамын тоеп, күршеләр, туганнар, дусларыңның хөрмәтен сизеп, алга таба да борчу-мәшәкатьләрсез, авырмыйча, хәерле озын гомерләр насыйп булсын сиңа. Гомер буе икмәк үскән басулардан, машина рулен тотып күпме юллар урагансыңдыр, борчылган, сөенгән көннәрең дә, көзге яңгырларда, кышкы бураннарда юлда калган чакларың да булгандыр, әмма шушы хезмәтеңә тугры калып, хезмәттәшләреңнең ихтирамын казанып яшәдең, безнең горурлыгыбыз булдың. Балаларым бәхетле булсыннар дип эшләгән изгелекләрең өчен, безгә бу тормышта яшәргә көч биргән акыллы киңәшләрең өчен, шатлык-сөенечләр китерә торган хәер-догаларың өчен чиксез рәхмәтләр сиңа, кадерле әтиебез.
Сине яратып әниебез, улың-кызларың, килен-кияүләрең, оныкларың, оныкчыгың.
* * *
Кадерле әниебезнең 80 яшьлек юбилее.
Кадерле Әниебез! Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, хәерле озын гомер телибез. Балаларыңның һәм оныкларыңның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Әтиебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызны табарга булышканыгыз, яратып кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт. Безне сөендереп, озын-озак яшә.
Һәрбер иртә сине куандырып
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Куанычлар гына алып килсен
80 яшең – олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.
Иң изге теләкләр белән кызларың, кияүләрең, киленең, оныкларың, оныкчыкларың.
* * *
Баҗаебыз-җизнәбезнең гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине матур бәйрәмең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Ачык йөзле, киң күңелле, туганчыл, ярдәмчел, нинди генә эшкә тотынсаң да бар эшкә кулың ята. Алтын куллы туганыбызга алдагы тормышында нык сәламәтлек, бәхет-куанычлар, балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, гөлфирә белән тигезлектә, муллыкта гомер кичерүегезне телибез.
Без телибез сиңа озын гомер,
Шатлыкларның иң-иң олысын.
Көннәрнең дә бәхетлесен генә,
Ә гомернең якты, нурлысын.
Иң изге теләкләр белән туганнарың гаиләләре.
* * *
Хезмәттәшебезнең 60 яшьлек олы юбилее.
Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сезне чын күңелдән олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Җир йөзендәге иң изге, иң матур теләкләребезне җиткереп, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, нык сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет-куанычлар, күңел тынычлыгы телибез! Бала- оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, тормыш иптәшегез белән тигезлектә, муллыкта озын гомер кичерергә язсын!
Иң изге теләкләр белән ________________ коллективы.
* * *
Кадерле әниебезнең 55 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине шушы матур бәйрәмең белән тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Әниебез, син без – балаларың өчен кайгыртучан ана, оныгың өчен яраткан, кадерле әби. Сиңа зур уңышлар, шатлыклы очрашулар, көтелмәгән куанычлар һәм бәрәкәтле озын гомер телибез. Ходай биргән гомереңне сәламәт булып, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән, балаларыңның, оныгыңның игелеген күреп яшәргә язсын.
“Әни!” – диеп әйтә алу – бәхет,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган изгелекләреңне
Булса иде, Әни, бәхилләтеп.
Изге теләкләр белән балаларың, яраткан оныгың.
* * *
Җитәкчебезгә 60 яшь тулды.
Сезне гомерегезнең күркәм бәйрәме – олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Авыл хуҗалыгында эшләү беркайчан да җиңел булмаган. Сез бөтен белемегезне, көчегезне авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышлап җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелдегез. Сезнең кайгыртучан, сак карашыгыз, хезмәт сөючәнлегегез зур хөрмәткә лаек. Бөтен тармак күрсәткечләре буенча район, республикакүләм уңышларында да Сезнең көндәлек фидакарь хезмәтләрегезнең өлеше зур. Авыл хуҗалыгы тармагында башкарган намуслы, нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт хисләребезне кабул итегез.
Хөрмәтле _________! Алдагы гомерегез бүгенгедәй күркәм үтсен, гаилгез тигез булсын, кылган яхшылыкларыгызның бәрәкәтен күреп, тормыш юлдашыгыз белән гаиләгезгә иңгән муллыкка сөенеп, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы белән балаларыгызның, оныкларыгызның рәхим-шәфкатен тоеп, таза-сау булып яшәргә язсын.
Бүген күркәм гомер тантанасы –
Язмыш билге куя үткәнгә.
Туган көннәр белән шатлык, бәхет,
Кабатланып килә көткәнгә.
Юбилейда һәркем хәтер белән
Сүтеп чорный уйлар йомгагын.
Тулы булсын сөенечләр белән,
Киләчәккә илтер гомер еллары.
Олы ихтирам белән _________ коллективы.
* * *
Кадерле әтиебез! Сине күркәм юбилееӊ белән чын күӊелдән котлыйбыз. Син киӊ күӊелле, сабыр, хезмәт сөючән – үрнәк әти. Безнеӊ ныклы терәгебез, киӊәшчебез, таянычыбыз. Сиӊа сәламәтлек, озын гомер, әни белән тигезлектә балаларыӊныӊ куанычын, игелеген күреп, оныкларыӊа сөенеп бәхетле гомер кичерүеӊне телибез.
Сиӊа рәхмәт сүзен, әтиебез,
Белдерәбез туган көнеӊдә.
Үстердегез безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Рәхмәт, әти, меӊ-меӊ рәхмәт,
Бар нәрсәгә булдыӊ түземле.
Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрмә,
Ходай олыласын үзеӊне.
Ашлар тәмле әни кулы белән,
Йортлар ямьле әти тыны белән.
Йортыбызныӊ утын сүндермичә,
Яшәгез сез кайгылар күрмичә.
Сине яратып, хөрмәт итеп әниебез, балаларыӊ, оныкларыӊ, кода-кодагыйларыӊ.
* * *
Хезмәттәшебез 60 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтә.
Без сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле хезмәткәр буларак беләбез. Шул ук вакытта сез матур гаилә башлыгы, яраткан балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның кадерле бабасы, туганнарыгыз өчен төп нигез тоткасы булып яшисез.
Киләчәк тормышыгызда сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, озын гомер, чиксез шатлыклар, эшегездә уңышлар, бәрәкәтле тормыш телибез. Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, һәрвакыттыгыча сабыр булып калыгыз. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын.
Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.
Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрегез.
* * *
Якыннарыбызга шушы көннәрдә 50 яшь тулды.
Кадерлеләребез! Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз. Сез һәркемгә сабырлык, изгелек, туганлык үрнәге күрсәтеп яшисез. Алдагы көннәрдә дә пар канатлы булып, балалар һәм оныклар куанычы белән сәламәтлектә яшәргә язсын.
Булсын ул илле, тулсын ул илле,
Бәхет бизәсен якты күңелегезне.
Яшәү ялкыныгыз сүнә белмәсен,
Җырлап каршы алыгыз тагын иллене!
Ихтирам белән әти-әниләрегез,апагыз, туганнарыгыз гаиләләре.
* * *
Кадерле әниебез! Сине туган көнең – 80 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа җир йөзендәге иң изге, иң матур теләкләребезне җиткерәбез. Тормышыбызга ямь өстәп, безне сөендереп, авырмыйча, ныклы сәламәтлек белән яшәргә язсын сиңа.
Туган көнең белән котлап,
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле туган йортыбызда,
Көтеп торган Әни барында.
Син булганда безнең тормыш матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит, Әни, безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, улларың-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.
* * *
Кадерле әниебезнең күркәм юбилее – 60 яшь тулган көне.
Безнең әниебез бик сабыр, олысына да, кечесенә дә кешелекле, ярдәмчел. Нинди генә мактау сүзләре әйтсәк тә, аз булыр шикелле.
Кадерле әниебез, сине ихластан туган көнең белән котлыйбыз, сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, әтиебез белән пар канатлар булып, тигезлектә яшәвегезне телибез.
Иң изге теләкләр белән әтиебез, кызларың-кияүләрең, оныкларың, кода-кодагыйларың исеменнән кызың.
* * *
Әтиебезнеңе 60 яшьлек олуг юбилее.
Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык Әтиебез! Алдагы гомер елларыңда гомер юлын иминлектә, сау- сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын сиңа. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, яратып-сөеп кайгыртканыгыз, гаделлеккә өйрәткәнегез өчен зур рәхмәт. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп, озын-озак яшә.
Иң изге теләкләр белән әниебез, балаларың, оныкларың.
* * *
Олы хөрмәткә лаеклы әтиебез, яраткан бабаебызның 70 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелебездән матур гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Безне, балаларыңны һәм оныклырыңны, хезмәт сөяргә өйрәттең. Кайчак таләпчән, кирәк чакта кырыс та була белдең, ләкин һәрчак туры сүзле, гадел, киң күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмэтле, ярдәмчел булып калдың. Киләчәктә ходай биргән гомереңне тазалыкта, муллыкта, башкарган хезмәтләреңгә сөенеп, пар канатың-кадерле әниебез белән тигезлектә, бәхет-шатлыкта яшәргә язсын сиңа.
Әтиебез – безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга,
Фәрештәләр кунсын иңнәреңгә,
Туган көнең белән котларга,
Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Сине бик тә яратып һәм олы рәхмәтләр белән кызың. Бу теләкләргә әниебез, балаларың, киленең һәм оныкларың да кушыла.
* * *
Җизнәбез 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Хөрмәтле җизнәбез! Сиңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кунакчыл, ачык йөзле, туры сүзле, туганчылыклы, ярдәмчел кеше син безнең өчен. Авыр вакытларда беренчеләрдән булып ярдәмгә киләсең. Безгә эшләгән якшылыкларың үзеңә савап булып әйләнеп кайтсыннар. Барсы өчен зур рәхмәт! Алдагы тормышыңда да тазалык, җан тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомер, апабыз белән тигезлектә, булганына шөкер итеп, киләчәкне өмет итеп, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, барлык туганнарның хөрмәтен тоеп, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләргә төренеп яшәвеңне телибез.
Маңгаеңда сырлар – үткән еллар,
Борчуларың эзе – ак чәчең.
Барлык туганнар олы рәхмәт әйтә,
Котлы булсын синең 70 яшең.
Сине хөрмәт итеп, иң изге теләкләр белән якыннарың гаиләләре.
* * *
Әниебезгә 65 яшь тула.
Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа хәерле озын гомерләр, олы куанычлар, ак бәхетләр, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Син киң күңелле, сабыр, хезмәт сөючән, үрнәк әни, безнең ныклы терәгебез киңәшчебез, таянычыбыз. Киләчәктә дә балаларыңның куанычын, игелеген күреп, оныкларыңа сөенеп, әти белән тигезлектә, муллыкта, саулыкта озын гомер кичерергә насыйп булсын сиңа.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Иң изге теләкләр белән әтиебез, балаларың, оныкларың, кода-кодагыең.
* * *
Кадерле туганыбызның 60 яшьлек юбилее.
Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа бәрәкәтле озын гомер, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете телибез.
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән
Үтсен синең язың, көзләрең!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың һәм оныкларың.
Поздравление «Кода туган конен белэн» на татарском языке означает «С днем рождения». Это традиционное пожелание, которое включает в себя теплые слова и пожелания счастья, здоровья и успехов. Для составления поздравления можно использовать стандартные фразы или добавить личные пожелания, чтобы сделать поздравление более искренним и персонализированным. Такие поздравления ценятся за свою душевность и внимание к имениннику.